Салым хезмәте ни өчен һәр сатып алудан соң чек сорарга кирәклеген аңлатты
Күп кенә сатып алучылар сатучы чек бирүдән баш тартканда яки акчаны телефонга күчерергә тәкъдим иткәндә, чекны ничек таләп итәргә кирәклеген әле дә белми.
«Экспертка сорау» рубрикасында Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белгечләре мондый очракларда ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты.
Контроль-касса техникасын (ККТ) куллану 2003 елның 22 маендагы №54-ФЗ номерлы Федераль закон белән көйләнә. Аның нигезләмәләре буенча, һәр сатучы исәп-хисап ясаганда касса чегын формалаштырырга һәм сатып алучыга бирергә тиеш.
Сатып алучы чекны кәгазь рәвешендә яки, алдан теләк белдергән очракта, электрон рәвештә телефон номерына яки электрон почта адресына ала. Шул ук вакытта ККТның касса чегы белән банк эквайрингының түләү терминалы бирә торган квитанцияне аера белү мөһим. Соңгысы бары тик акчаның хисаптан алынуын раслый һәм 54-ФЗда каралган касса чегын алыштыра торган фискаль документ булып саналмый.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Электрон чек алу өчен сатып алучы Россия Федераль салым хезмәтенең «Мои чеки онлайн» сервисыннан файдалана ала. Моның өчен ул электрон чек алырга ризалыгын белдерергә һәм түләүгә кадәр сатучыга үзенең контакт мәгълүматларын – телефон номерын яки электрон почта адресын – хәбәр итәргә тиеш. Документ түләү башкарылган мизгелдә үк җибәрелергә тиеш.
Гражданнарның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан Федераль салым хезмәте «Проверка чека» мобиль кушымтасын эшләгән. Аның ярдәмендә QR-кодны сканерлап яки реквизитларны кулдан кертеп, касса чегының ККТ турындагы закон таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә мөмкин.
Сервис сатып алу турында тулы мәгълүмат бирә, сатучының намуслы эшләвенә инанырга, чекны электрон архивта сакларга һәм кирәк булган очракта салым органына мөрәҗәгать җибәрергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарга контроль-касса техникасын кулланмыйча исәп-хисап ясаудан, шул исәптән банк карталарына яки өченче затларның хисапларына акча күчерүдән баш тартырга киңәш итә.
Салым хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, мондый схемалар сатып алучыны законда каралган гарантияләрдән мәхрүм итә һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итү өчен шартлар тудыра.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев