Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салым түләүне ничек юкка чыгарырга

Сорау-җавап

Миңа күптән авылдагы җимерелгән йортка салым килә. Салым килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
С.Мәүлетов.

— Салым инспекциясенә әлеге объектның юкка чыгуы турында гариза язып мөрәҗәгать иткәнче, яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына әлеге объектны юк итү һәм аңа булган хокукларны туктату турында мәгълүмат керткәнче, йортка физик затлар мөлкәтенә салым исәпләү дәвам итәчәк. Гариза белән бергә мөлкәтнең юкка чыгарылуын раслаучы документлар (Торак фондын техник исәпкә алучы органнар тарафыннан бирелгән документлар, тикшерү актлары, капиталь төзелеш объектының сүтелүе турында хәбәрнамәләр һ.б.) тапшырырга кирәк. Мәгълүматлар расланганнан соң, салым органы сезгә объектның юк ителүе белән бәйле салым исәпләүне туктату турында хәбәр җибәрәчәк. Мәгълүматлар расланмаган очракта, сезгә салым салу объектының юкка чыгуы сәбәпле салымны исәпләүне туктату өчен нигез булмау турында хәбәр җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев