«Салымнарны түлә дә – тынычлап йокла»
Федераль салым хезмәтеннән хат килгән саен рекламадагы шул сүзләр искә төшә.
Салым - теләк түгел, ул - бурыч. 2016 елдан аны түләү срогы үзгәрде. Элек дәүләт белән алыш-бирешне 1 октябрьгә кадәр өзәргә кирәк иде, ә быелдан 1 декабрьгә. Бу салым түләүчеләр өчен уңай, чөнки квитанция сентябрьдә килә, ә югалу яки оныту мөмкинлеге бик зур булган отпускларның кызган чагы - июль-августта түгел.
Нәрсә өчен түлибез?
1 декабрьгә кадәр күчемсез милек, җир һәм транспорт өчен түләргә кирәк. Быел беренче тапкыр төзелеп бетмәгән объектларга да салым кертелде. Элек аларның хуҗалары төзелешләрен махсус, түләмәс өчен документлаштыр мый иде. Тагын бер мөһим яңалык: күчемсез милек салымы объектның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Салым нормаларын, транспортка да күчемсез милек кебек үк, регион хакимияте раслый, шуңа салым суммасы бер үк төрле милеккә төрле регионда төрлечә булырга мөмкин.
Кем түләргә тиеш?
Салымнан азат ителүчеләр дә бар. Болар - пенсионерлар, инвалидлар, Россия һәм СССР Геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Чернобыльдә хезмәт итүчеләр һ.б. Шулай ук, муниципалитет билгеләгән льготалар бар. Моны җирле органнарга мөрәҗәгать итеп белергә була. Искәрмә: ташламалылар бер төрдәге күчемсез милекнең берсе өчен генә түләүдән азат. Мәсәлән, әгәр дә сезнең ике йорт, өч гараж икән, бер йорт һәм бер гараж салымыннан гына азат була аласыз. Тәгаен кайсы өчен түләмәячәгегезне үзегез, гариза язып һәм ташламаны дәлилләүче документ белән салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, сайлый аласыз.
2015 елдан гражданнарга, моңа кадәр салым түләмәгән объектлары турында хәбәр итү бурычы йөкләнгән иде. Бу очракта салым гомуми кагыйдәләр буенча өч ел өчен түгел, ә бер елныкы гына алыначак. Налог органнарына үзегезнең милкегез турында хәбәр итмәгән өчен әлегә җаваплылык юк, тик ул 2017 елдан салым суммасына 20% өстәмә штраф рәвешендә гамәлгә керәчәк.
Белеп торыгыз:
Агымдагы елдан күчемсез милек сатып алганда, түләүле белем яки медицина хезмәтләреннән файдаланган өчен салымны эш урынында ук кайтару мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен бары тик хезмәт хакыгыз дан әлеге 13%ны тотып калмый башлаячаклар.
Салым акчалары кая китә?
Һәр республикада, шәһәрдә, авылда яшәүчеләрнең уртак ихтыяҗлары бар. Бу - хокук тәртибен, сәламәтлек саклау, юлларны ремонтлау һәм салу, белем бирү һәм башкалар. Салым менә шул хезмәтләрне башкару өчен җыела. Мәсәлән, транспорт салымы тулысы белән республикада кала һәм юл төзелешләренә тотыла. Милек салымы муниципаль бюджетка бара. Ул конкрет чыгым төрләре белән бәйле түгел, төзекләндерү, матурлау яки льготникларга транспортта йөргән өчен субсидия буларак та кулланырга мөмкин. НДФЛ республика һәм муниципалитет бюджетына бара. Әлеге салым мәгариф (педагогларга хезмәт хакы, коммуналь хезмәтләр, мебель, дәреслекләр һ.б.), сәламәтлек саклау (врачларга хезмәт хакы, дарулар, дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда медицина җиһазлары) чыгымнарына һәм башка хаҗәтләргә тотыла.
Бу мөһим
Үзегезнең нинди салым түләргә тиешлегегезне бары тик ФНС сайтында шәхси кабинетта гына белергә була. Башка сервислар- мәсәлән, дәүләт хезмәте (госуслуга) порталында бары тик узган ел өчен түләнми калган салым буенча бурычлар гына күрсәтелә. Ә 2015 ел өчен түләнмәгән салымнарыгыз анда бары тик 1 декабрьдән соң гына пәйда булачак.
Салымнарны түлик тә, тынычлап йоклыйк, җәмәгать.
Гөлнара Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев