Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Салым түләү – ныклы контрольдә

2015 ел өчен салымны 2016 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Салымны ирекле түләү өчен 40 көннән дә кимрәк калды.
Быел салым түләүдә үзгәрешләр бар. Болар:
әгәр элекке елларда салымны салым территориаль органы исәпләгән булса, быелгысы федераль дәрәҗәдә исәпләнә;
 уведомлениеләр, 2013 һәм 2014 еллар өчен исәпләнгән салым кебек, Башкортстандагы ЦОДы аша, әмма территориаль салым органы катнашыннан башка таратыла;
узган ел уведомление килеп 3,5 ай эчендә түләп бетерергә кирәк булган булса, хәзер срок кыскартылды 2-1,5 ай эчендә түләргә кирәк булачак.
Бүгенге көндә эшләр ничек тора?
Башкорстан ЦОДы уведомление­ләр тарата башлады. 20-21 октябрьдә алар почталарга тулысы белән килеп җитәргә тиеш. Почта хезмәте хәзер көчәйтелгән режимда эшли.
Уведомление алу өчен почта иң элек гражданнарга извещение җибәрә. Шул извещение белән почта бүлегеннән салым уведомлениесен алырга һәм түләргә кирәк булачак.
Җирле бюджет үтәлеше салымны үз вакытында түләүдән дә тора. Узган ел, мәсәлән, районда транспорт салымын түләү тулысынча башкарылмаган. Шул сәбәпле, район авылларына юл төзелешенә субсидия килеп җитмәгән. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә кат-кат әйтелде. Шуңа күрә гражданнардан аеруча игътибарлы булуын сорыйбыз. Узган ел, мәсәлән 2014 ел өчен салым түләмәгән 2500 кеше суд юлын таптарга мәҗбүр булган.
Шул уңайдан хакимият 2016 елда предприятие хезмәткәрләренең милек салымын оператив түләү буенча түбәндәге схеманы тәкъдим итә.
Предприятие милек салымын түләүне контрольдә тоту өчен җаваплы кеше билгели. Предприятие хезмәткәрләренең гомуми исемлеге билгеләнә. Уведомление алган һәркем, салымны түләгәч үк, үз предприятиесендәге җаваплыга бу турыда хәбәр итә.
Милек салымын түләү буенча мониторинг районның эре предприятиеләрендә үткәрелә. Тагын шуны өстисе килә: район почта бүлекләрендә салым түләү өчен вакытлыча аерым бүлекләр ачылды.
2016 елда предприятие хезмәткәрләренең милек салымы түләү схемасы
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев