Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салмыш автомобильче күзенә гранит багана юл булып күренгән

Кисәтүләргә һәм саллы җәза билгеләүләргә карамастан, юлларда салмыш автомобильчеләр гаебе белән бәла-казалар һәрдаим чыгып тора. Хәзерге айныклар өчен дә кыен юл киеренкелегендә бу мөмкин эш булмаса да. Рульдә барганда телефонга карап алу да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Телефоннан сөйләшү турында әйтеп тә торасы түгел.

Менә шулай, 15 апрельдә иртәнге өчләр тирәсендә Татарстан-Ленин урамнары чатында 18 яшьлек "Фольксваген" йөртүче шәһәр үзәге бу дип тормаган, рәхәтләнеп иркенләп йөргән. Машина уенчык һәм интернет уены да түгел. Ул шулай сыздыртып барганда идарә итүне югалтып, автомашинасы үзеннән-үзе җәяүлеләр зонасына ыргылып кереп киткән. Яшь егет үзе, бәхетенә, зыян күрмәсә дә, машинасы ярыйсы гына җимерелгән. Ничек җимерелмәсен ди, ул сәгать подиумының гранит плитәсенә бәрелгән, чүп-чар савытын, эскәмияне һәм ике фонарь баганасын аударган.

Әлбәттә инде, машина йөртүчене алкотектор белән тикшергәннәр. Приборны алдап булмый, ул аның исерек булуын аермачык күрсәткән.

Бу машина йөртүчегә хәзер нинди җәза каралган соң? Административ материалны мировой судья караячак. Гадәттә исерек хәлдә машина йөртүчеләргә 30 мең сум штраф салынудан тыш бер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә каралган. Әле ярый автомобильче шуның белән котылган. Ә бу хәл көндезге кеше күп йөри торган вакытта чыкса, аның гамәле тагын да фаҗигалерәк тәмамланган булыр иде мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев