Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Салкыннар вакытында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр туктатылачак

Татарстанда салкын һава торышы сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип искәртә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Авыл мәктәпләрендә дәресләр булмаячак:

  •  башлангыч сыйныфлар өчен 23 градус салкын булса;
  •  
  •  5-9нчы сыйныфлар өчен 25 градус салкын булса;
  •  
  •  10-11нче сыйныфта укучылар 30 градус салкын булганда өйдә калачак.

Шәһәр мәктәпләрендә дәресләр гамәлдән чыгарылачак:

  •  башлангыч сыйныфлар өчен 25 градус салкын булса;
  •  
  • 5-9нчы сыйныфлар өчен 27 градус салкын булса;
  •  
  • 10-11нче сыйныфта укучылар 32 градустан түбән булганда мәктәпкә бармый.


Ачык һавада физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен һава температурасы минус 10 градустан түбәнрәк һәм җил секундына 6-10 метрдан да көчлерәк булмаганда уза.

"Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һава температурасы -25 градус һәм аннан түбән булганда туктатырга киңәш итә», – дип билгеләп үтте ведомствода.

Мәктәп җитәкчеләренә җылылык белән тәэмин итү системаларын контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев