Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Салават купере" журналының Октябрь чыгарылышы гадәти булмаган форма белән гаҗәпләндерде

Басма концепциясе яңартылганнан соң, журналның һәр саны уенчыкка охшаган.

Басма концепциясе яңартылганнан соң, "Салават купере" журналының һәр саны уенчыкка охшаган, фигуралы кисү аркасында алар гадәти булмаган кыяфәткә ия. Шушы көннәрдә укучыларга октябрь номеры тәкъдим ителде - ул транспорт чараларына багышланды һәм машина формасында.

Журналны Тиз-тиз исемле машина турында әкият ача. Тиз-тиз әкияте сюжеты буенча кайчандыр матур һәм тиз автомобиль булган. Хәзер Тиз-тиз гаражда тора һәм үзенең тышкы кыяфәтеннән бик ояла, аңа барысы да аның пычрак тәрәзәләреннән һәм купкан буяуларыннан көләрләр кебек тоела. Тиз-тиз генә үзенең кечкенә дусларына ярдәмгә килгәч, барысы да үзгәрде, аларны шәһәргә табиб янына алып китте. Юлда кемне очратты һәм аның сәяхәте нәрсә белән беттте соң? Бу хакта “Салават купере"н укып белә аласыз.

Моннан тыш, октябрь чыгарылышында - кыска үтемле шигырьләр һәм мавыктыргыч уеннар. Алар нәниләргә транспорт чаралары турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, логик фикерләү таратачак. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның буенча танып белү һәм күңел ачу характерындагы видеоны карарга мөмкин.

Традиция буенча журнал сюрприз әзерләде - төсле кәгазь балаларга иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Журналның арткы тышлыгында «тылсымлы» буяу урнаштырылган. Махсус кушымтаны йөкләргә генә кирәк - картинка җанлана!

Кызыклы эшләнмәләр, буяулар, уеннар, наклейкалар, сюрпризлар һәм кыйммәтле призлар белән конкурслар - боларның барысын да "Салават купере" журналы чыгарылышларында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев