Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанда Г. Камал исемендәге театрда традицион август концертларын башлап җибәрде. 29 нчы сезон чыгышлары 3 августта башланып китте.
Быелгы концерт программасы шактый үзенчәлекле. Бакыйлыкка күчкән легендар җырчыларны искә алу белән бәйле сагышлануга да, вакытның сиздермичә узып, үткәннәргә борылып карарга мәҗбүр иткән мизгелләргә дә, уен-көлкегә дә, көтелмәгән сюрпризларга да урын булды.
«Бу тамашада күңел ачып кына түгел, уйланып, бәлки, елап та алырбыз. Дөнья нык үзгәрә, иртәгесе кичкә, кичкесе иртәгегә ярамый. Гаилә законнарына да каршы килеп яшибез - алдыйбыз, хыянәт итәбез. Моның өчен һәркем үзе җавап бирә. Нишлисең, заманасы шундый, дип акланабыз, шулай да бер- беребезне үпкәләтмичә, гафу үтенеп яшәргә өйрәник әле», - дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга. Сценарий асылында да ялгышып, башка юлга аяк басу ихтималлыгы, уйламаганда шамакай булып китү дә бик ерак тормавы мәгънәсе куелган.
Концертта язмыш белән бәйле фәлсәфи уйланулар хакимлек итте, язмыш шахмат уенына тиңләштерелде. «Адәм баласы киләчәген белми, белсә, ул яшәүдән, иҗаттан туктар иде», - дип тормышның шул язмышны алдан белмәү белән дә матур булуына ишарәләде җырчы.
Салаватның аерым бер чыгышы легендар җырчыбыз Әлфия Авзаловага багышланган иде, ул тамашачыны 15 минутка Әлфия апа тормышына «алып кайтты». Шулай да җырчы үзе моны авыр чыгыш итеп кабул итмәскә киңәш итте. Видеоэкраннарда Әлфия Авзалованың Салаватның 19нчы сезон концертына килеп, «Ак чәчәкләр» җыры белән чыгыш ясаган күренеше тәкъдим ителде.
Концертның иң күңелле өлеше, мөгаен, бөек сергә бәйле булгандыр. Салават «Пар балдаклар» җырын башкарганда, соңгы куплетына сәхнәгә чыгып, композитор Фирзәр Мортазин кушылды. Фирзәр Мортазин белән бик дус булулары турында сөйләп, Салават яшьлек чорында аларны бәйләгән уртак серләр аз булмавын әйтте. Тамашачыны озак кына көттереп, шул серне ачарга булды. Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында уйлый башларга өлгергән тамашачыны сискәндереп: «Фирзәр Мортазинга быел - 60!» - диде. «Нинди ис килә дисәм, пенсионер исе икән», - дип шаяртты җырчы композитор турында.
Татар сәхнәсендәге тагын бер зур югалту - Хәния Фәрхинең вафаты турында Фирзәр Мортазин әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты.
Чыганак: Интертат.ру
Нет комментариев