Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават Фәтхетдиновның оныгы кемгә охшаган?

Без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек...

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия социаль челтәрләрдә беренче тапкыр кечкенә уллары Дамирны күрсәтте. Алар хәзерге вакытта бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял итәләр.

«Әйе, без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек. Ләкин аны федераль телеканалларга күрсәткәннән соң, яшерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек. Менә шундый узышчы үсеп килә. Каты күзле кешеләргә әйтәм – безнең гаиләгә күз тими. Без артык көчлебез. Хәзер без 1 атнага ялга, Д витаминын җыярга киттек. Барыгызга да сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Калганы була аның», – дип яза Рузия.

Рузиянең сәхифәсен карап баручылар Дамирның нәкъ әтисе булуын язганнар һәм гаиләгә матур яллар теләгәннәр.
 

Чыганак: ТАТАР ТУДЕЙ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев