Ветеринар һәм фитосанитар контроле буенча федераль хезмәт, Россия территориясендә кош гриппы таралу куркынычының югары булуы турында кисәтә.
Соңгы вакытта әлеге чирнең кешеләргә дә йога торганы барлыкка килде. Бу афәт сезне читләтеп үтсен, дисәгез, сакланырга кирәк булачак. Йорт кошларын караган вакытта кию өчен махсус аерым кием тотыгыз һәм аерым юыгыз. Кош абзарын һәм инвентарьны 3%лы кайнар каустик сода яки 3%лы хлор известе эремәсе белән эшкәртегез. Дезинфекцияләгәннән соң куначаларны һәм ояларын яңа сүндерелгән известь белән ике тапкыр (бер сәгать интервал белән) акшарлагыз.
- Кош гриппын йоктыру куркынычы вакытында аларны ишегалдына чыгармаска, ә ябып тотарга киңәш итәр идем, - ди Яшел Үзән районы баш ветеринар табибы Физзәт Фәхретдинов. - Каз-үрдәкләрегезне сулыкларга чыгармагыз, йорт тирәсенә кыргый кошларны куркыту җайланмалары урнаштырсагыз тагы да яхшы. Кошларга вакцинация ясау графигын бозмагыз!
Кошларыгызның авыру яки үлү очрагы булганда, түбәндәге күрсәтмәләрне үтәргә онытмагыз:
1.Бу хакта дәүләт ветеринария учреждениесенә хәбәр итегез. Авыру кошлар булганда яки күпләп үлгәндә район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Адресы: Яшел Үзән шәһәре, Столичная урамы, 64.
Тел: 8(84371)3-76-21; 89179064325.
2.Резин перчатка, маска, халат киеп, кош түшкәсен полиэтилен капчыкка салыгыз.
3.Үлгән кошларны, аслыкларны, хуҗалыкның һәм районның ветеринария хезмәте белән килешү нигезендә юк итәргә.
Гөлнара ВӘЛИЕВА.
Нет комментариев