Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сак булыгыз: бакчагызда мәк чәчәк атмыймы

Яшел Үзән районы территориясендә «Мәк-2017» кисәтү операциясенең I этабы башланып китте. Аның максаты булып наркотиклы үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү тора.

Җир участокларында наркотик матдәле тыелган үсемлекләрне чәчү һәм үстерү закон буенча тыела. Законсызлык очраклары булганда гражданнарга 4 мең сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин. Юридик затларга бу сумма тагын да саллырак - 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр. Ә инде зур күләмдә үсемлек үстерелгәндә җинаять җаваплылыгы каралган. Җинаятьләр Кодексыныңы 231нче маддәсе белән 300 мең сумга кадәр штраф салынырга яисә штраф суммасы ике еллык хезмәт хакының икеләтә күләмендә булырга мөмкин. Яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган, яисә закон бозучының ике елга кадәр иреге чикләнә, йә булмаса шундый ук срокка ирегеннән мәхрүм ителә.
Әгәр дә җинаять төркемләп кылынса, яисә аеруча зур күләмдә үсемлек үстерелсә, ул вакытта закон бозучы ирегеннән 8 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.
Эчке эшләр бүлегендә безгә хәбәр итүләренчә, законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Әлеге чара кысасында хәзер полицейскийлар бакча участокларына һәм җәмгыятьләренә рейдларга чыга.
Җирле үзидарәләр, авыл җирлекләре башлыкларына, фермер хуҗалыклары хуҗаларына аерым игътибар биреләчәк. Алар үз территорияләрендә тыелган үсемлекләр үстерүләргә юл куймаска тиеш. Әгәр дә чаралары күрелмәсә, вәкаләтле органның рәсми предписаниесеннән соң, гражданнарга - 1500дән алып 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр штраф салына.
Полицейскийлар 4-47-09 ышаныч телефоны буенча хәбәр ителгән мәгълүмат өчен рәхмәтле булып калачак.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев