Сак булыгыз, аюлар!
Бу беренче апрель мәзәге түгел. Бүгенге көндә соры аюны Яшел Үзән районының Ильинка, Гәр, "Маяк" спорт комплексы тирәләрендә күргәннәр.
Охотовед Виктор Хрычев сүзләренә караганда, аюлар безнең полосада һәрвакыт яшәде, бүгенге көндә югарыда күрсәтелгән территорияләрдә 7-8 баш исәпләнә. Бу җәнлекТатарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Аю күрүчеләргә охотовед түбәндәге киңәшләрне бирә. Йөгереп китәргә киңәш ителми, ул вакытта аю сезне күрми калмас инде. Җәнлеккә арт белән дә борылырга ярамый. Ал белән акрын-акрын артка чигенергә кирәк. Урманда тоткарланмаска, шул гына!
Наталия Фролова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев