Сак булыгыз, һава торышы көйсезләнә!
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе якын арада һава торышының бозылачагын җиткерә.
Бүген, 8 июньдә, 18:00 сәгатьтән 9 июньнең 18:00 сәгатенә кадәр, Татарстанда һава шартлары көйсезләнәчәк.
9 июньдә төнлә һәм көндез республика һәм аның башкаласында көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлеккә җитеп, җилнең көчәюе фаразланыла. Яшен вакытында аның тизлеге 22 метрга кадәр җитәчәк.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев