Сәйдәшев урамындагы сәүдә челтәрен таларга маташканнар
5 – 11 гыйнварда эчке эшләр бүлегендә 13 җинаять теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 10ысы – шәһәрдә, 3есе районда булган. 9 җинаять ачылган. 8е – «кайнар эздән». 2 талау, 5 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Яшел Үзән урманчылыгында билгесез автомобиль йөртүче, төнге берләр тирәсендә 44 яшьлек хатын-кызның, электрошокер белән куркытып, 150 мең сумлык алтын әйберләрен талап алган. Моның буенча Казанда яшәүче 35 яшьлек ир тоткарланган.
Сәйдәшев урамындагы сәүдә челтәреннән билгесез зат, кибет хезмәткәренә карата көч кулланып, товар урламакчы булган. Әмма аңа бу гамәлен кылырга мөмкинлек бирелмәгән. Талаучының 51 яшьлек яшел үзәнле булуы ачыкланган.
«Күзәтү» операциясе барышында наркоконтроль хезмәткәрләре, Комаров урамының 31нче йорты каршында, Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кызны һәм 25 яшьлек ирне тоткарлаган. Шәхси тикшерү барышында һәм, шулай ук, Яшел Үзәндә ясалган тайниклардан барлыгы 4,82 грамм авырлыкта наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев