Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәидә Мөхәмәтҗанова: «Аллаһ Тәгалә сиңа биргән сәләтне яратып алып барырга кирәк»

«Талантларга ярдәм итәргә кирәк, сәләтсезләр үзләре үтеп керәчәк, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Һәр мөмкинлектән файдаланырга, Аллаһ Тәгалә сиңа биргән сәләтне яратып алып барырга кирәк» Безнең күз алдында үскән Сәидә Мөхәмәтҗанованың иҗат дөньясына беренче адымнары балалар бакчасыннан ук башлана. Үскән дип аның физик үсешен генә түгел, ә менә иҗат өлкәсендә иҗади шәхес булып тамашачысы күз алдында формалашуын әйтүем. Әңгәмәдәшем үзе дә бүгенге Сәидә Мөхәмәтҗанованы иҗади шәхес дип атады.

Иҗади балачак еллары

Аның күңел түреннән чыккан моң – Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте. Үзе дә кат-кат шул сүзләрне кабатлый. «Ике яктан әбием дә бик моңлы тавышлы. Халкыбызның җырлы халык булуын да онытмаска кирәк», – ди Сәидә. Дөрестән дә, укытучы һәм табиб гаиләсендә туып тәрбияләнгән кыз – татар милләтенең йөзек кашы. Сәләтле булып туу бер хәл, аны үстерә белергә кирәк. Әти-әнисе 5 яшьлек кызчыкны Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгенә алып бара. «Тест ярдәмендә минем нинди талантлар барлыгын тикшереп караганнар да, шуннан иҗат йомгагым сүтелеп тә киткән», – дип искә ала иҗат дөньясына ясаган беренче адымнарын җырчы. Зур сәхнәдә чыгыш ясаулар да шул чорда башлана. Язмыш гаиләләрен Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәренә алып килә. Башлангыч мәктәпне биредә тәмамлый, беренче сольный концертын да 9 яшендә шунда куя. «Янәдән Казаныбызга кайттык. «Созвездие-Йолдызлык» һәм башка бик күп бәйгеләрдә гран-при алу, «Голос-дети» телевизион проектында катнашу, урта һәм музыка мәктәпләрне уңышлы тәмамлау. Кыскасы, балачагым бик кызыклы һәм иҗади юнәлештә үтте», – ди Сәидә, шул чорларны сагынып.

Гаилә нигезе – мәхәббәт

Сәидә өчен гаиләнең нинди кадерле һәм изге урын икәнен сөйләгәннәреннән күз алдына китереп утырдым. Әйе, барыбыз өчен дә шулай. Ләкин әти-әнисе турында ул тагын да самими хисләр белән уртаклаша. Төрле чараларда да иң газиз кешеләренең һәрчак янәшә һәм ярдәм кулы сузарга әзер булуын күпләрнең күргәне бардыр. Уңышларының нигезендә тумыштан бирелгән сәләт, үзенең тырышлыгы, нинди генә кыенлыклар алдында да бирешмичә, үҗәт булып калуы ятса, ике канаты – әти-әнисенең кызларына карата булган ышанычы шулай ук күп көч биреп тора. «Талантларга ярдәм итәргә кирәк, сәләтсезләр үзләре үтеп керәчәк, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Һәр мөмкинлектән файдаланырга, Аллаһ Тәгалә сиңа биргән сәләтне яратып алып барырга кирәк», – ди Сәидә.

Уңыш сере – зәвыклы музыка

Ил күләмендә зур танылу аңа федераль каналның «Голос-дети» бәйгесендә катнашкач килде. Шулкадәр чибәр, мөлаем татар кызының чыгышын тын алмый күзәткән бүген дә истә. «Төп максат – үзебезнең татар халык җырын таныту иде, җиңү дигән максат куелмады. Бик кызганыч, совет чорында 1нче каналда татар җырларына һәм җырчыларына аерым вакыт бирелә торган булган. Ринат абый Ибраһимов, Илһам абый Шакиров, Альберт абый Асадуллин чыгышлары өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә кереп калган. Күпмилләтле дәүләт булып исәпләнсәк тә, соңгы 30 елда милли мәдәнияткә урын юк. Күптән түгел минем татар халык җырларыннан торган тәүге альбомым чыкты. Без аны төрле музыкаль мәйданчыкларга куйдык. Рәсәй чатында төрле урыс эстрада җырлары арасында 1 атна буе 26 нчы урында торды. Беркөнне хәтта 5нче урынга менде. Димәк, милли зәвыклы музыкага халыкның ихтыяҗы бар», – дип фикерләрен җиткерде яшь җырчы.

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска

Менә шундый зәвыклы татар җырлары аша Сәидәбез татар милләтен үстерүгә бик зур өлеш кертә. Әгәр туган халкыбызның киләчәге турында сөйләшәбез икән, монда инде борчуларсыз гына булмый. «Чит төбәктә яшәгәнгә күрә, әтием шундый тенденцияне күзәтеп килде. Мәчеткә йөргән өлкән яшьтәге бабайлар татарча аңлый һәм сөйләшә иде. Балалары аңлый, ләкин инде сөйләшми иде. Ә оныклары, ягъни минем яшьтәшләрем, аңламый да, сөйләшми дә иде. Әлбәттә, аерым искәрмәләр бар. Ләкин күп түгел. Һичшиксез, безнең җөмһүриятебездә хәл яхшырак. Хакимият тә тырыша, киң җәмәгатьчелек тә үз өлешен кертә, дин өлкәсе дә битараф түгел. Бу тырышлыгыбызның нәтиҗәсен тарих күрсәтер. Ләкин шушы зур мөмкинлекләрдән дә файдаланмыйча куркып ятсак, яңа буын яшьләренең нинди булачагын чамалыйсыз».

Киләчәк сагында

Сәидә Мөхәмәтҗанова кебек яшьләр булганда, киләчәкнең матур һәм якты булачагына ышаныч яши әле. Халкыбызның иң моңлы җырларын барлап, аларга бай эчтәлекле, һәр детале уйланган клиплар төшерә ул. Шул ук тәрбия чарасының берсе булган, мәдәни агарту юнәлешендә эшли торган татар эстрадасында шундый җырлар урын алса, зәвыклы музыка бармак белән генә санарлык булмас иде. «Шөкер, татар эстрадасы киңәя, талантларыбыз да күп. Тамашачының сайлау мөмкинлеге зур. Синең җырларың аша җан тынычлыгы, балаларыбызга тәрбияви азык табабыз, дип мине дә сөендерәләр. Шуңа күрә сайлаган юнәлешемә тугры калып, эшләргә дә эшләргә», – ди талантлы сандугачыбыз.

Тырышлык үрнәге

Иҗат итү белән бергә, Сәидә быел ике уку йортын тәмамлап, ике диплом да алган. Киләсе ике елда КФУда һәм музыка көллиятендә алган белемнәрен берләштереп, КФУга «Төрек-мөселман дөньясының сәнгать тарихы» юнәлешенә магистратурага кергән. Димәк, җырчы иҗатын фәнни яктан да үсешкә ирештерәчәк, дигән сүз бу.

Ә иҗат йомгагы тәгәри дә тәгәри. Сәидә безне иҗат студиясен ачу турындагы яңалык белән дә сөендерде. Хәзерге көндә тулы эчтәлекне формалаштыру буенча эш алып барыла икән. «Шул студиядә ике иҗади кичәм үтте. Менә өченчесенә әзерләнәбез. Күңелдә балалар бакчасы һәм мәктәпләргә музыкаль мюзикл белән чыгу теләге дә яши. Татар халык җырларыннан торган (ноталар белән) җыентык буенча эшлибез. Шулай татар халык җырларыннан торган икенче тәүге альбомым да әзерләнә», – дип тагын да куанычлы хәбәрләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Иҗат дуслаштыра

Әйе, хәзерге заманда тормышны социаль челтәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Буш вакытларда җырчыбыз да үз сәхифәләрен матур һәм эчтәлекле язмалар белән тулыландырып тора. Нәкъ тормыштагыча гади, ихлас, ачык аралаша ул анда. Ике сүз белән әйткәндә, мода артыннан кумый. Ә мин Сәидәнең тагын бер уңышы өчен сөендем. Сорагач, интернеттан «хейтер» дигән сүзнең мәгънәсен эзләп алды. Шөкер, аның андый проблемасы юк, булмасын да. «Капма-каршылыклы заманда бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк. Авырлыкларны вакчыллык белән түгел, бәлки иҗат аша хәл итәргә тырышыйк», – дип теләде ул.

P.S. Буш вакытларда дигән сүзенә бераз аптырап та калдым. Җырчыбызның һәр сәгате язылган. Бу сөйләшүне дә «кыр»да гына башкардык. Чөнки Рәсәй компаниясе Зөлфәт абый Хәкимнең әсәре буенча нәфис фильм төшерә, Сәидә Мөхәмәтҗанова да шунда катнаша. Димәк, яшь талантны без әле зәңгәр экраннарда актриса буларак та күреп горурланачакбыз.

Динара Әхмәт, Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев