Шәһәребезнең матурлыгы — безнең кулларда
Шәһәрне чиста тоту — һәрберебезнең бурычы. Без үрнәк күрсәтергә һәм туган җиребезне бергәләп сакларга чакырабыз!
Фото: Илсөя Садыйкова
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Бүген шәһәребездә зур өмә гөрли! Район һәм шәһәребезнең мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятиеләр һәм битараф булмаган һәр кеше кулына тырма-себерке алды. Тирә-юньне чистарту — ул барыбызның да уртак бурычы. ![]()
«Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» активистлары чисталык акциясенә кушылды.
Без шәһәребезнең паркларын һәм урамнарын чүптән тазартып, туган җиребезгә файда китерергә тырышабыз.
Безнең максат — яшәү өчен уңайлы һәм пакь мохит тудыру. Чисталык — ул үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итүдән башлана.
Әйдәгез, шәһәребезне бергәләп матурлыйк!
Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының (ЗПКБ) хезмәткәрләре дә өмәгә кушылды.
ООО «Меридиан» (Межевые работы) коллективы да гомумшәһәр өмәсенә чыкты.
«Канцоль» һәм «Ирма» эшмәкәрләре шәһәребезнең матурлыгы һәм экологиясе өчен һәрвакыт алдынгы сафларда.
«Без бизнес алып бару белән генә чикләнмибез, ә яшәү мохитебезнең пакьлеге өчен дә җаваплылык тоябыз», – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев