Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Шәһәрдәге мөһим объектлар: ремонт ничек бара?

Шәһәрне чираттагы тапкыр йөреп чыктык. Беренче тукталыш — торак кварталларны сәнәгать зонасы белән тоташтыручы баскычларны капиталь төзекләндерү барышы.

Социаль челтәрләрдә әлеге баскычларны ремонтлау кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр күп килә. Шәһәрдә мондый 5 төшү юлы бар. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән бүген берьюлы ике объектта — Шустов һәм Норкин урамнарында ремонт эшләре алып барыла. Подрядчы оешма һәм юл хезмәтләре вәкилләре белән берлектә эш участокларын карап чыктык. Шустов урамындагы иске баскыч тулысынча сүтелгән, винтлы свайлар нигезендә яңа бетон баскыч төзелә. Норкин урамында инде 100 свай кагылган, металл каркас монтажлау эшләре бара.

 Киләсе тукталыш — «Долинка» төшү юлы. Биредә ремонт, шул исәптән җир эшләре һәм баскычларны реконструкцияләү мәсьәләләре турында сөйләштек. Әлеге объект буенча проект документлары эшләнә. Ул Столичная–Подгорная урамнарындагы баскычны һәм Горький исемендәге заводка илтүче тагын ике төшү юлын ремонтлау кысаларында каралган.

Шәһәрдә Йошкар-Ола урамындагы «Казан – Йошкар-Ола» тимер юлы аша чыга торган күперне капиталь төзекләндерү дәвам итә. «Мосты РТ» ҖЧҖ генераль директор урынбасары Ринас Шәфигуллин белән берлектә эш барышын карадык. Эшләр күләме зур: яр буе һәм арадагы терәкләрнең нигезләре төзелә. Күпердә хәрәкәтне 2027 ел ахырына яңадан ачу планлаштырыла. Шәһәрне даими рәвештә йөреп чыгабыз. Маршрутларны сезнең мөрәҗәгатьләрегезгә нигезләнеп төзибез, хөрмәтле яшел үзәнлеләр. Эш бара!

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев