Шәһәрдә, авылларда узачак «Сабантуй», «Авыл көннәре», «Чишмә бәйрәм»нәре графигы билгеле булды
Сабантуйлар җитте, Сихри моңнар Мәйданнарга тарта күңелне
8-9 июньдә районыбыз авылларында һәм Яшел Үзәндә милли бәйрәмебез – Сабантуй уза.
Кай арада бер ел узып китте икән?! Туган ягыбызда кабат милли бәйрәмебез Сабан туе чоры җитте. Быел ул 8 июньдә –
авылларда, ә 9 июньдә Мирный бистәсендәге «Каенлык» паркында оештырылачак. Шулай ук, Авыл, Чишмә бәйрәмнәре уздыру да күздә тотыла. Кайда, кайчан, ничек? Тулырак мәгълүмат белән түбәндә таныша аласыз.
Сабантуй:
- 8 июнь, 10.00 сәгатьтә, Васильево бистәсе;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Карамалы Тау бистәсе;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Олы Ачасыр;
- 8 июнь, 10.00 сәгатьтә, Бишнә;
- 8 июнь, 10.00 сәгатьтә, Зур Ключи;
- 8 июнь, 10.00 сәгатьтә, Карагуҗа;
- 8 июнь, 12.00 сәгатьтә, Олы Шырдан;
- 8 июнь, 13.00 сәгатьтә, Күгәй;
- 8 июнь, 13.00 сәгатьтә, Күгеш;
- 8 июнь, 10.00 сәгатьтә, Мулла Иле;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Түбән Урысбага;
- 8 июнь, 13.00 сәгатьтә, Норлат;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Осиново;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Бело-Безводный;
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Карашәм.
- Авыл көннәре, балалар өчен бәйрәм:
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Әйшә (балалар Сабан туе);
- 8 июнь, 11.00 сәгатьтә, Новопольский (балалар Сабан туе);
- 15 июнь, 13.00 сәгатьтә, Кече Шырдан (Чишмә бәйрәме);
- 29 июнь, 10.00 сәгатьтә, Татар Танае (Авыл көне);
- 29 июнь, 13.00 сәгатьтә, Тау Иле (Авыл көне);
- 29 июнь, 11.00 сәгатьтә, Олы Яке (Авыл көне);
- 6 июль, 11.00 сәгатьтә, Акъегет (Авыл көне).
Яшел Үзән Сабан туенда батырларга ике автомобиль һәм трактор тапшырачаклар. Бу хакта Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев белдерде.
9 июньдә «Каенлык» паркында һәм янәшәдәге үзәк мәйданда кунакларны төрле халыкларның хуҗалык утарлары, традицион уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар, бензопилалар белән кисүчеләр шоу-тамашасы көтә. Яңалыклардан Татарстанның иң яхшы аш-су осталары әзерли торган «Тәмле урам» булачак. Балаларга – бушлай туңдырма.
Көрәш һәм чәчү батырына без автомобиль һәм бәрән бүләк итәчәкбез. Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәренә махсус бүләк – трактор, – диде Михаил Афанасьев.
Спорт ярышларында җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.
Яшел Үзән Сабан туеның кунак йолдызы – Татарстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин булачак.
Бәйрәм 9:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, дуслар, бергәләп күңел ачыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев