Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр көнендә бәйрәм кунагы PIZZA төркеме булачак

9 һәм 10 сентябрьдә Яшел Үзәндә шәһәрнең 90 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: күңел ачу программасы, мастер-класслар, күрсәтмә чыгышлар, сәнгать һәм фоторәсемнәр күргәзмәләре, спорт турнирлары, уеннар һәм караоке.

 18:30 сәгатьтә «Авангард» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә бәйрәмне ачу, гражданнарны хөрмәтләү, «Эбием» музыкаль проекты һәм «PIZZA» төркеме катнашында концерт программасы булачак.


 22:00 сәгатьтә Яшел Үзән күген салют яктыртачак.
10 сентябрьдә һәркемне гадәти булмаган сюрприз көтә: Театр мәйданында 18:00 сәгатьтә Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы Дәүләт оркестры һәм Яшел Үзән музыка театры солистлары концерты була.

Килми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев