Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сагынып кайту

Кайтыйк, улым, үз өемә...

​​​Кайтыйк, улым, өебезгә,
Кайтыйк инде үзебезгә, –
Дип инәлде кабат-кабат
Җиткән чакта өзелергә.

Югыйсә бит үз өендә,
Үзе корган нигезендә
Соң теләген әйтү иде
Багып улы күзләренә.

Әткәй, ахры, саташасың,
Ник каядыр ашыгасың?
Күз сал инде як-ягыңа:
Элеккечә бит бары да.

Без яшәгән өй бит инде,
Үстердегез монда безне.
Һәм озаттык шушы өйдән
Мәңгелеккә әниебезне.

Балаларың синең янда,
Барыбыз да, әткәй, кара. –
Дөрес әйтә кебек улы,
Ник күзеннән яше тама?

– Кайтыйк, улым, үз өемә,
Минем өем авылымда. –
Балачагы бүген шулай
Килә бугай күз алдына.

...Һәм оча ул авылына,
Ирешә җаны хыялына:
Үзенең йорты – мәңгелеге –
Сыендыра кочагына...

Фәйрүзә Мөслимова 

Рәис Абейдуллов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев