Сагынганда, карыйм тулган айга...
Ай да качкан, җил дә тынды инде, Син дә мине күптән оныттың...
Сагынганда, карыйм тулган айга,
Ай да хәтта болыт артында.
Сөймисең дә, беләм, сагынмыйсың,
Нигә күңел сиңа тартыла?
Сагынганда сине, җилне тыңлыйм,
Сезнең яктан җилләр исәләр.
Йөрәгем дә тынып тыңлар кебек,
Сиңа сәлам әйтте, дисәләр.
Ай да качкан, җил дә тынды инде,
Син дә мине күптән оныттың.
Ә шулай да күкнең почмагында
Җемелди күк соңгы өметем.
Рифат Җамал
Гөлнара Семахина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев