Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сагыну

Без бертуганнар идек, әмма гомерләребез генә тигез булмады. Бүген менә үткәннәремне сагынып, туганнарымны юксынып, хатирәләремне яңартып утырам.

Олы абыем Нурулла армиядә Австриядән хезмәт итеп кайтып, 24 ел Казан елга портында баржаларда эшләде. Эшеннән фатир да бирделәр, 90 яшенә җитеп килгәндә гүр иясе булды. Ул чибәрлеге, буй-сыны, кешеләр белән ягымлы сөйләшүе, ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Миңа бары «үскәнем», дип кенә яратып дәште. Урыны җәннәттә булсын дип хәерен дә бирәм, догадан да калдырмыйм.
Икенче абыем Әсфандияр Германиядә хәрби бурычын бик әйбәт үтәп кайтты. Гаилә корып озак яши алмады, 34 яшендә якты дөньядан яшьли китеп барды. Шулай да йорт салырга өлгерде. «Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен», - дип җырларга ярата иде.
Мин исә үзем дә хәрби булып, формалардан гына, сөенә-сөенә эшкә йөрдем. Ирем взвод командиры булып хезмәт итте. Хәрби шәһәрчектә яшәдек, барлык ташламалар да бар иде, 4 кыз үстереп, аларга белем алырга мөмкинлек биреп, гомер узды да китте. Ирем 72 яшендә бакыйлыкка күчте. Мин кызларым, оныкларым белән гомер итәм. Шөкер пенсиям бар, туган авылым Акъегеткә бәйрәмнәргә, дини мәҗлесләргә кайтып йөрим. Хөкүмәтебезгә, авылдашларыма, күршеләремә рәхмәтлемен. Исән-сау булып, тынычлыкта яшик.
Рәшидә
Тимергалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев