Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Садыйковлар иң беренчеләрдән булып языла

Хәтерлисезме, дуслар, язын #сыерчыккаяңаөй хештегы белән «Яшел Үзән» редакциясе флешмоб оештырган иде.

Анда бик матур оялар ясаучы Юынчы авылыннан Әсхәт Садыйков (фотода) 1нче урынны яулады.
 

Шушы көннәрдә, ниһаять, Әсхәт абый белән очраштык һәм вәгъдә ителгән бүләгебезне – инструментлар җыелмасын тапшырдык.🎁
 

– Барлыгы 26 сыерчык оясы бар, ел да яңартып торам. Шөкер, быел да үз иттеләр. Бала чыгардылар, аларның гөр килеп яшәүләрен күзәтүе үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Ә инде «Яшел Үзән» газетасына шушындый кызык­лы бәйгеләр оештырганы өчен рәхмәт. Газетаны яратып укыйбыз. Киләсе ярты еллыкка язылып куйдык инде, хатыным почтальон булгач, иң беренчеләрдән булып бу эшне башкарабыз. Һәм инде авылдашларымны, ра­йондашларымны да «Яшел Үзән»гә язылырга өндим, – дип сөйли Әсхәт Садыйков.

Укучыларыбыз киләсе флешмоб, бәйгеләрдә дә шулай актив катнашыр дип ышанып калабыз. Без исә, барлык тырышлыгыбыз­ны куеп, сезгә бү­ләкләр табарга тырышыр­быз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев