Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сабил-Зеленодольск» чисталык өчен көрәшә

Ә сез?

Инде ярты елдан артык Яшел Үзән территориясендә эшләп килүче "Сабиль-Зеленодольск" хәйрия фонды Идел яры участогын көнкүреш чүп-чарыннан чистарту буенча экологик акция оештырды.

Акция ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге, шулай ук «Престиж Авто» кибете ярдәме белән узды. Чарада 35 кеше катнашты, хәтта Казаннан битараф булмаган кешеләр дә килде.
Дамба районында, "Зеленый Дол" тимер юл станциясе артында 1 км озынлыктагы яр буе чистартылган. 3 сәгать эчендә табигый мохитнең чисталыгы өчен көрәшүчеләр 56 капчык каты көнкүреш калдыклары җыйдылар, аларны утильләштерү белән безнең районның торак-коммуналь хуҗалык департаменты шөгыльләнәчәк.

- Чүп-чар-эстетик яктан күңелсез күренеш кенә түгел, ул янгын куркынычы, туфрак һәм суның агулануы да, - дип шәрехли акциядә катнашучылар. - Елга һәм яр буе зонасын чиста тоту өчен инфраструктура булдыру мөһим. Мәсәлән, тиешле тематикалы мәгълүмат плакатлары, халыкның ял итү урыннарында чүп контейнерлары урнаштыру яхшы булыр иде. Без барыбыз да беләбез, иң яхшы тәрбия – ул да булса шәхси үрнәк. Шуңа күрә экоакциядә балаларның да катнашуы икеләтә куанычлы. Иң кечкенә малай Салихка 3 яшь, һәм ул дөньяны яхшырак итәргә булышты.

Пы.Сы.: чистартканга кадәр фотога игътибар итегез - шәхсән мин үзебез, кешеләр өчен оялам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев