Сабантуй программасы
10.45-11.00 – Мирный бистәсендә «Каенлык» паркына керә торган урында чәк-чәк, ипи-тоз белән кунакларны каршы алу, гармунчылар ансамбле халык моңнарын башкара.
11.00 – өске мәйданда парасабантуй (физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен) уза. «Айлин һәм Данияр» спектак ле персонажлары халык такмакларын башкара, кунакларны әйлән-бәйләнгә чакыра. Сәхнәдә Олы Яке фольк лор коллективы чыгышлары. «Туган авылым», «Рус утары» милли ризыклар белән сыйлый, халык уеннарын башкара. Кул осталары ярминкәсе, сәүдә рәтләре, балалар сабан туе һәм башка күңел ачулар мәйданның өске өлешендә һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.
11.30-15.45 – төп мәйданда бәйрәмнең тантаналы ачылышы. Районның имам-хатыйбы мөрәҗәгате, «Халыклар традицияләре гасырлар буена яши» вокаль-хореография прологы, район башлыгы чыгышы, Сабантуй-2022 флагын күтәрү һәм ТР Президенты исеменнән тәбрикләү сүзләре, авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау.
Шул ук мәйданда милли көрәш, аттракционнар, уеннар, ярышлар, район һәм республика артистларының чыгышлары һәм төрле авырлык категориясендә җиңгән көрәшчеләрне, төп батырны бүләкләү.
12.00-15.30 – «Каенлык» паркында концерт программасы, Буа дәүләт драма театрының «Мунча ташы» тамашасы гөрлиячәк.
Балалар мәйданында мәгариф ида рәсенең иҗат үзәге коллективларының концерт программасы.
12.30-15.00 – спорт мәйданында велотриал, мотокросс.
16.00 сәгатьтә барлык мәйданчыклар да ябыла, бәйрәм тәмамлана.
Инде алдан хәбәр иткәнчә, быел концерт программасында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейның чыгыш ясавы көтелә. Тагын кемнәр үзләренең яраткан җырлары белән сөендеререр икән, монысы әлегә сер булып калсын. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев