Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сабантуйлар кайчан була?

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сабантуй» бәйрәмнәрен уздыру көннәре турында карарны чыгарды.

«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга», – диелә документта.

Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:

Татарстан авыллары, район үзәкләрендә – 7-8 июньдә, Чаллыда – 14 июньдә, Казанда – 21 июньдә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли.

Фото: Илсөя Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев