Сабантуй гөрли туган ягымда: Яшел Үзәндә Сабантуй елдан-ел масштаблырак һәм күңеллерәк уза
Көтеп алган бәйрәмебез – Сабантуй Яшел Үзәндә елдан-ел масштаблырак һәм күңеллерәк уза. Ел саен төп программасына яңалык кертелүе белән дә аерылып тора. Шул ук вакытта, аның асылы саклана, миллилеген югалтмый. Килгән кунаклар саны да артканнан арта.
Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган шушы төп бәйрәмгә 40 меңләп кеше, шул исәптән, бөтен Россиядән делегация җыелды. Район башлыгы Михаил Афанасьев чакыруы буенча килгән Суворов училищелары җитәкчеләре – Сабантуй кунаклары булды.

Биредә шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале директоры Дмитрий Туманов, районның зур предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
– Сабантуй – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Бүген ул дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләрен берләштерә. Сабантуй мәйданы – якташлар, дуслар һәм туганнарның очрашу урыны ул. Бу көнне элек-электән алдынгы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр, аларның фидакарь хезмәте киләчәк уңышка нигез сала. «Сабантуй-2025» яңа җиңүләр һәм казанышлар хисабының башы булсын, ә йортларыгызда һәрвакыт җылылык һәм муллык хакимлек итсен. Бәйрәм белән! – дип сәламләде катнашучыларны Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев.

Тантаналы өлешне узган елларның көрәш батырлары Сабантуй әләмен күтәрү белән ачып җибәрде. Музыкаль прологта районның иҗат коллективларыннан 400дән артык яшь артист чыгыш ясады. Гадәттә, Яшел Үзән Сабан туеның бу өлеше искиткеч матур һәм театральләштерелгән формада уза, татар халкының гореф-гадәтләре чагылдырыла.
Бәйрәмдә тематик зоналар, милли аш-сулар белән гастрономия урамы, шулай ук этно-йортлар эшләде, анда Каюм Насыйри рецептлары буенча чәй, Шырдан катыгы, җирле җитештерүчеләрдән төрле тәмтомнар белән сыйланырга мөмкин булды. Кунаклар өчен мастеркласслар, ярминкәләр һәм мәдәни программалар оештырылган иде. Әйтик, токмач кисәргә, йон эрләргә, коймак пешерергә мөмкин булды. Үзешчәннәр сәхнәләрдә рәхәтләнеп чыгыш ясады. Төрледән-төрле уен мәйданчыклары балаларны үз янына җыйды.
Сабан туеның приз фондының да елдан-ел артуын билгеләргә кирәк: быел ярышларда җиңүчеләргә ике җиңел автомобиль, 250 килограммлы дүрт үгез һәм тәкә әзерләнгән иде.
Бәйрәм мәйданы кайнап торды. Кайда төрле спорт уеннарында ярышырга мөмкин булса, сәхнәсендә биючеләр, җырчылар һәм Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов яшел үзәнлеләрне кызыклы концерт программасы, дәртле җырлары белән куандырды. Шул вакытта бәйрәмнең йөзек кашы – милли көрәш мәйданы кайнар табаны хәтерләтте, батырлар ярышын тама шачылар тын да алмый күзәт те. Җиңү җиңел бирелмәде. Соңгы ун елда Яшел Үзәннең баш батыры булган Фирдүс Зәйнуллин быел келәмгә чыкмаса да, аның тренерлыгында шөгыльләнүче яшүсмерләрнең уңышы күренеп торды. Бигрәк тә Осиноводан көрәшче Инзил Ильясовның җиңүгә омтылышын үз күзләрең белән күрергә кирәк иде. Һәм ул үз авырлык категориясендә дә җиңеп, хәтта үзеннән авырракларны да күтәреп, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында абсолют батыр исеменә һәм махсус приз – бәрәнгә лаек булды. Олылар арасында абсолют батыр өчен бил алышу шулай ук бик киеренке барды. Бу мизгелләрне шәһәр мэры Михаил Афанасьев һәм мәртәбәле кунаклар да күзәтеп торды. Нәтиҗәдә, лаеклы рәвештә, Яшел Үзәннән Айдар Әхмәтов җиңеп, җиңел автомобиль хуҗасы булды.

– Көрәш – Сабан туеның иң мөһим өлеше һәм кульминациясе. Анда һәр катнашучы – җиңүче! Ә Айдар, син – иң көчлесе! Без барыбыз да синең уңышың белән горурланабыз һәм зур җиңүең белән котлыйбыз! – диде Михаил Афанасьев батырларны бүләкләү барышында.
Билгеле булганча, батыр исемен алу өчен 100гә якын көрәшче катнашты.

2025 елгы Сабан туенда үз авырлык категорияләрендә 1нче урын алган көрәшчеләрнең исемен атау, мөгаен, урынлы булыр. Әйтик, Илфат Гыйльманов (Яшел Үзән, 35 кг), Йосыф Латыйпов (Яшел Үзән, 45 кг), Илмир Гыйбәдуллин (Яшел Үзән, 60 кг), Инзил Ильясов (Осиново, 75 кг), Илһам Минатуллин (Осиново, 75 кг нан югары), Рәмзис Заһидуллин (Күгәй, 80 кг), Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән, 90 кг), Турал Азимов (Чистай, 90 кг нан югары) җиңүче булды.
Баш батырны күккә чөю, дусларның эчкерсез шатлыгы, бүләк итеп бирелгән автомобильгә утырып йөрү мизгелләрен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый.

«Сабан туй-2025» тәмам, әмма аннан алган хис-тойгылар күңелләрдә озак сакланыр, батырларга киләсе ел ярышларына тагын да ныклабрак әзерләнергә стимул булыр. Ел узар да китәр, кыр эшләре тәмамлануга тагын Сабан туйлары безне җыяр, халыклар бердәмлеген ныгытыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев