Традиция буенча Яшел Үзән Сабан туенда ел буе тырышып хезмәт куйган игенчеләрне, терлекче һәм кошчыларны, яшелчәчеләрне билгеләп, аларга районыбыз җитәкчелеге истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшыра.
Ел да аларның саны күп булса да, быел район җитәкчелеге нибары - 21 кешене билгеләүне кирәк тапкан. Менә ул Яшел Үзән Сабан туеның чын батырлары:
1. Розалия Шәрифуллина - «Майский» теплица комбинатының 5нче цехының яшелчә үстерү остасы;
2. Зоя Ефимова - «Майский» теплица комбинатының 5нче цехының яшелчә үстерү остасы;
3. Лилия Хаҗиева - «Майский» теплица комбинатының 6нчы цехының яшелчә үстерү остасы;
4. Иван Малахаев - «Майский» теплица комбинаты механизаторы;
5. Игорь Павлов - «Майский» теплица комбинаты машина йөртүчесе;
6. Илнур Хәйруллин - «Күгәй» хуҗалыгы механизаторы;
7. Фиргат Зәйнуллин - «Заволжье» агропромышленность комплексы» ширкәте механизаторы;
8. Лилия Миңлебаева - «АК Барс» кошчылык комплексы»ның Яшел Үзән филиалы кошчысы;
9. Александр Шишкин - «Ак Барс» кошчылык комплексы»ның Яшел Үзән филиалы кошчысы;
10. Фирдус Фәттахов - «Овощевод» ширкәте механизаторы;
11. Инсаф Вәлиуллин - «Авангард» акционерлык җәмгыяте механизаторы;
12. Виталий Гришин - «Авангард» акционерлык җәмгыяте механизаторы;
13. Илшат Садыйков - «Тау Иле» хуҗалыгы механизаторы;
14. Зөлфәт Зәйнуллин - «Заволжье» ВЗП» ширкәте механизаторы;
15. Марсель Гыйләжев - «Заволжье» ВЗП» ширкәте механизаторы;
16. Фирдус Сәмитов - «Заволжье» ВЗП» ширкәте механизаторы;
17. Рөстәм Уразов - «Заволжье» ВЗП» ширкәте механизаторы;
18. Ренат Уразов - «Заволжье» ВЗП» ширкәте механизаторы;
19. Гөлгенә Гыйматдинова - «Залесный» агрофирмасы инкубатор операторы;
20. Әнәс Шәрифҗанов - шәхси хуҗалык эшмәкәре;
21. Динә Җамалиева - крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Фотода «Тау Иле» механизаторы Илшат Садыйковны ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин котлый.
Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев