Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабан туен бака туена әйләндермәсеннәр иде

#әйтәмәле

Кабат сабан туйлары җитә. Узган ел Яшел Үзәндә бәйрәмгә популяр җырчы килгәч, халык мәш килгән иде. Мәйданга кереп тулдылар да, көрәш тә карап булмады. Шулай итеп, бил алышу икенче планга күчте. Гәрчә милли бәйрәмебезнең төп асылы – милли көрәш булса да. Тәртип булырга тиештер бит инде ул.

Казанда Каенлык бистәсендә, мәсәлән, бәйрәм мизгелләре төп мәйданда уза. Тик анда халык алдында көрәшәләр, ә җырчылар арткы планда җырлый. Һәм чыгышлары зур экран аша бөтен кешегә күренеп тора. Бездә андый мөмкинлекләр юк икән, паркның өске өлешендә урнашкан сәхнәдә чыгыш ясатсыннар.

Сабан туен бака туена әйләндермәсеннәр иде, түлке. Теләгем бары шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев