Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Шәҗәрә фестивале районыбызның үрнәк гаиләләрен туплады

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә «Гаилә» милли проекты кысаларында «Гасырлар авазы – гаилә тарихында. Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Бу күркәм чарада үз нәсел тамырларын барлап, гаилә ядкәрләрен күз карасы кебек саклаган җиде үрнәк гаилә катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Буыннар бәйләнеше – изге бурыч

Ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Дәүләт архивы тарафыннан оештырыла торган фестивальнең максаты тирән һәм әһәмиятле: буыннар чылбырын саклау, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, яшьләрдә патриотик рух тәрбияләү.

Чараны Яшел Үзән районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Новикова ачып җибәрде.

– Фестиваль Татарстанда архив эшен үстерү дәүләт программасы кысаларында уза. Барыгызга да уңышлар, иҗади күтәренкелек һәм зур җиңүләр телим, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

Архивлардан – сәхнәгә

Бәйгегә әзерлек зур һәм җентекле булган. Борһановлар, Гыйбадуллиннар, Евсеевлар, Зыятдиновлар, Нуруллиннар, Сәлахиевлар һәм Шәйдуллиннар гаиләләре архив материалларын өйрәнеп, нәсел агачларын төзегән, буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләрне, истәлекләрне барлаган.

Бу көнне Мәдәни үсеш үзәге чын мәгънәсендә гаилә музеен хәтерләтте: борынгы фотолар, ядкәр­ләр, милли ризыклардан сыгылып торган өстәлләр жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сокландырды. Сәхнәдә исә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде: кемдер «Каз өмәсе» йоласын сәхнәләштерде, икенчеләре онытылып барган милли уеннарны яңартты. Сабый балалардан алып, ак яулыклы өлкән әбиләргә кадәр катнашуы фестивальнең аерым яме булды.

Җиңүчеләр билгеле

Берсеннән-берсе эчтәлекле һәм иҗади чыгышлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу жюри өчен җиңел булмады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

I урын – Гыйбадуллиннар династиясе (Яшел Үзән шәһәре, «Алтын башак» 23нче балалар бакчасы мөдире Рәзинә Гыйбадуллина җитәкчелегендәге гаилә).

II урын – Гыймран Зыятдиновлар династиясе (Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова гаиләсе).

III урын – Нуруллиннар гаиләсе, Яшел Үзән. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә I урын яулаган Гыйбадуллиннар гаиләсе район данын зональ этапта яклаячак.

Тарих китапларда гына түгел

«Гасырлар авазы» фестивале – ул гади бәйге генә түгел, ә үз тамырларыбызга кайту, гаилә тарихын яңадан ачу юлы. Алда җиңүчеләрне 50дән 200 мең сумга кадәр зур премияләр көтсә дә, иң кыйммәтлесе – рухи байлык, буыннар хәтере.

«Хезмәт династиясе», «Гаилә традицияләрен саклау» кебек номинацияләр һәр гаиләнең кабатланмас йөзе, тормыш кыйммәтләрен ассызыклый. Чыннан да, тарих – ул китап битләрендә генә түгел, ул һәркемнең гаиләсендә, йөрәгендә яши. Бу күркәм традиция киләчәк буыннарга да күчсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев