Рус Исламында 61 яшьлек ирне талаучылар тотылган
Рус Исламы авылында булган бу хәл. Төнге унберләр тирәсендә 61 яшьлек ир яшәүче йортка ике ир бәреп кергән һәм хуҗаны пычак белән куркытып, 4200 сум акчасын талап алганнар. Бу акчага гына канәгать калмыйча алар ирнең «ВАЗ-2121» автомобилен дә алып чыгып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев