Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Руккола – тәмле һәм файдалы үлә

Әмма аны без генә түгел, ә бакча корткычлары да ярата.

Бакчачы почмагы
Руккола хач чәчәклеләр гаиләсенә карый, аның яфраклары формасы белән редис, шалкан, керән яфрак ларына охшаган, бары тик руккола яфрак лары озынрак, шуңа күрә алардагы тишекләрнең сәбәбе ачык: аларны хач чәчәклеләрне яратучы бет ашый һәм, әлбәттә, аның белән көрәшергә кирәк.

Бу вак кара корткычларга каршы халык ысуллары да, әзер препаратлар да бар.

Кул астындагы зарарсыз әйберләрдән: көл, иснәү тәмәкесе, серкә эремәләре, көл һәм тәмәке тузаны яки көл һәм яндырылган известь катнашмасын кулланалар.
Бетләр дымны яратмый, шуңа күрә еш су сибү дә ярдәм итәчәк. Менә, рукколаны борчалардан арындыруның кайбер рецептлары:

Тәмәке төнәтмәсе: 200 г тәмәке яфрагын 10 л кайнар суга салып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм 1 аш кашыгы сыек сабын өстәргә.
Аш серкәсе катнашмасы: 10 л суга 1 стакан 9%лы аш серкәсе яки 2 аш кашыгы эссенция кушырга.

«Әче сый»: 1 стакан сарымсакны һәм 1 стакан томатның өзеп ташланасы ботакларын иттарткычтан чыгартып, 10 л җылы суга кушып болгатырга. Сөзеп, 1 аш кашыгы сыек сабын өстәргә.

Тузганак катнашмасы: 500 г тузганак (одуванчик) яфракларын һәм тамырларын иттарткычтан чыгартып, 10 л суга салып болгатырга, сөзәргә һәм 1 аш кашыгы сыек сабын өстәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев