Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Рубин» футбол клубы һәм «ДоброFon» (Доброфон) хәйрия программасының уртак проекты – футбол мәйданчыгы ачылды

Бело-Безводное авылында зур спорт бәйрәме узды: Казанның «Рубин» футбол клубы һәм «ДоброFON» (Доброфон) компаниясеннән күптән көтелгән ачык һавада футбол мәйданчыгы барлыкка килде.

Ачылу тантанасында Яшел Үзән районы башлыгы Ми­хаил Афанасьев, «Рубин» ФК директоры Илдар Зарипов, «Рубин» футболчылары Илья Рожков (Яшел Үзәндә туган) һәм Никита Васильев катнашты.

– Без футбол мәйданчыгын республикабыз Футбол федерациясенең махсус проекты буенча ачабыз. Аның гамәлгә ашырылуын игътибар белән күзәттек һәм бу Бело-Безводное авылы белән Раифа авыл җирлегенең яшь спортчылары өчен, чыннан да, зур вакыйга. Без проектның район территориясендә дәвам итүен телибез, – диде Михаил Афанасьев.

Моннан тыш, муниципалитет башлыгы, районыбызның балалар футбол белән ак­тив шөгыльләнә торган авылларында мондый спорт мәйданчыкларын оештыру вариантларын каравын ассы­зыклады.

Бело-Безводныйда берьюлы 3 команда шөгыльләнә, алар муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар яулый.
Моннан тыш, Илдар За­рипов билгеләп үткәнчә, «Ру­бин» футбол клубының өй уеннарын­дагы җанатарларның күбе­се нәкъ менә Яшел Үзән районын­нан – бу рәсми статистка.

375 кв.м мәйданлы фут­бол мәйданчыгы ел әйләнә­се шөгыльләнү, футбол, хоккей уйнау өчен дә җайлаш­тырылган, капкалары бар. Шулай ук, балаларга яңа туплар бүләк иттеләр.

Чараның рәсми өлешеннән соң Раифа бистәсе һәм «Рубин» академиясе командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Җирле егетләр 10:9 исәбе белән җиңү яулады.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев