Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының 12 мең 784 очрагы теркәлгән. Декабрьдә еллык үсеш темпы тотрыклы булып кала һәм 0,8% тан артмый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

 

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, ковидлы үпкә ялкынсынуы өлеше 46% ка артуга карамастан, алар арасында авыр очраклар өлеше 33% ка кимегән. Балалар арасында авыру зурларга караганда 8 тапкырга түбәнрәк. Йомшак төркемдә 65 яшьтән өлкәнрәк затлар кала: бу төркемдә авыру 71% ка арткан.

 

 

Чикләү чаралары чорында Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 13,5 мең күрсәтмә бирелгән, 29 меңнән артык объект тикшерелгән - һәр 10ысында хокук бозулар ачыкланган. Предприятиеләр һәм оешмалар тиешле чараларны үтәмәгән өчен 1200 беркетмә төзелгән. Җәзалау инде 10 млн сумнан артык суммада 828 тәртип бозучыга билгеләнгән. Кагыйдәләрне тупас бозган өчен 37 объектның эшчәнлеге 5-90 тәүлеккә туктатылган.

 

 

Сәнәгать предприятиеләре аеруча дисциплиналы булып чыкты, алар арасында хокук бозучылар өлеше нибары 1,5% тәшкил итте. Аеруча еш кына хокук бозулар шәхси медицина оешмаларында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында һәм җәмәгать туклануы системасында ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев