Рөстәм Миңнеханов тылсымчы ролен үти
Татарстан Президенты Нурлатта яшәүче сабыйның хыялын "теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында тормышка ашырды.
Норлаттан Кирилл бүләккә планшет алырга теләгән иде. Бүген хыялы тормышка ашты. Аңа ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырылды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бу Рөстәм Миңнеханов быел шул рәвешле өч баланың хыялын чынга ашырды, ул теләкләр чыршысында эленеп топучы открытканы алды. Ә анда сабыйларның төрле теләкләре язылган иде Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты элек 6 яшьлек елабуга малае Данис Гәрәевның хыялын үтәде. Аның теләге - янгын сүндерү бүлегенә бару иде. Данис әнисе һәм энесе белән шәһәрнең 75 нче янгын сүндерү бүлегендә булды. Экскурсия ахырында Данис һәм аның энесенә уен янгын сүндерү машинасы, татлы бүләкләр һәм чын янгын каскасы бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев