Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Туган тел көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Тукай татарлар өчен әхлакый ориентир һәм туган телнең чисталыгы һәм чагылышы булып кала.



"Тукайда нечкә күңелле лирик та, компромисссыз публицист та, уйланучан философ та, нәзакәтле сатирик та, үз халкының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшүче дә гармониядә яши. Аның гениаль поэзиясе бүгенге көндәге күп кенә актуаль сорауларга юкка гына җавап бирми", - диелә ТР Президенты мөрәҗәгатендә.



Туган тел көне Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда аеруча зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул татарстанлыларга бу көн барлык кешеләр өчен туган телнең рухилыгы һәм матурлыгы бәйрәменә әйләнүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев