Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда антиковид чараларын катгый үтәүне таләп итте

ТР Президенты барлык хокук бозуларга кичекмәстән җавап бирергә кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19 коронавирусын таратуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус аркасында яңа чикләүләрне кертүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.


«Без үзебезнең тактиканы сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без вәзгыять тотрыклы калсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу Роспотребнадзор киңәшләрен үтәсәк кенә мөмкин, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта Миңнеханов болай дип өстәде: «Бу бик җитди момент. Барлык хокук бозуларга кичекмәстән җавап бирергә кирәк».

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда Covid-19ның авыр формалары өлешенең 15%ка кимүе турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев