Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

Яңа машиналар республика районнарына китте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Ул шәхсән табибларны иртәгә, 21 июньдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм белән котлады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. 

 

 

 "Сезнең хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм мәрхәмәтле йөрәгегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә. Ул билгеләп үткәнчә, табиблар һәм шәфкать туташлары белән беррәттән, пациентлар тормышы өчен шундый ук зур җаваплылык яткан автомобиль йөртүчеләр дә эшли. 

 

Автомобильләр үзебездә җитештерелгән заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Алар РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында бирелде. Бу, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен, оперативлыкны һәм ярдәм алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 

 

Татарстанга 24 автомобиль кайтты, июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль көтелә. 

Быел республика акчасына тагын 54 машина сатып алачаклар. 

Ашыгыч ярдәм машиналары республика районнарына юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев