Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасында катнашачак

Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итүдә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте яза. 

Бүген, 15 гыйнварда, “Манеж” үзәк күргәзмә залында РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасы игълан ителәчәк. Башлана көндезге 12 сәгатьтә. Турыдан-туры трансляцияне "Россия 1", "Россия 24" һәм "Беренче канал" телеканаллары күрсәтәчәк. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булачак, анда ул «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерү заводының беренче директоры Лев Васильев белән очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев