Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Һәр адымыбыз балаларның якты киләчәге өчен»

Бу атна башында Яшел Үзән прокурорларын өй туе белән котларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Республика башлыгы эш сәфәре кысаларында берничә объектта да булды.

Рөстәм Миңнехановка Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев ябык футбол манежын күрсәтте. Объект Универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы кысаларында, ТР Президенты ярдәме белән төзелде һәм ул узган елның ноябрь аенда ачылган иде. Бу – Татарстанда төзелгән мондый форматтагы беренче объект.
Манежның 20гә 40 метрлы футбол кыры һәм административ бинасы бар. Биредә уртача 325 бала шөгыльләнә, ә футболчылар сафына керергә теләүчеләр саны арта.

Рөстәм Нургалиевич яшь спортчылар белән аралашты, манеж бүлмәләрен, шул исәптән мини-футбол белән шөгыльләнү залын карады. Матур традиция буларак, истәлеккә гомуми фотога төштеләр.

ТР Президенты Мирный бистә сендә узган ел төзекләндерелә башлаган «Каенлык паркы»н да карады. Әлеге парк – зур чаралар үткәрү һәм табигатьтә ял итү өчен гомумшәһәр территориясе булып тора. Төзелешнең беренче чираты узган ел май аенда башланып, декабрьдә төгәлләнгән иде. Биредә самокатта, велосипедта, роликларда йөрергә мөмкин. Паркның үзәк урыны – күргәзмәләр һәм кино күрсәтү өчен сәхнәне, кафе бинасын, чәчәк түтәлләрен, җәмәгать бәдрәфен, сак бүлмәсен, хуҗа лык зонасын үз эченә алган.

Май аенда эшнең икенче һәм өченче чираты башланды. Ул төзекләндерелгән тротуарларны һәм техник юлны карауны, җәяүлеләр баскычын күзәтү күпере белән бергә тоташтыруны үз эченә алачак. Шулай ук, проектта күңелле спорт мәйданчыгы, пикник өчен зоналар, ландшафт паркы һәм чаралар үткәрү өчен махсус урын оештыру каралган. Боларның барысын да республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үз күзләре белән күрде. Президент паркта яшел үзәнлеләр һәм балалар белән аралашты, истәлеккә фотога төште. Шулай ук, туңдырма сатучы киоск яныннан да битараф кына узып китмәде: бирегә килгән балаларны туңдырма белән сыйлады.

Алга таба Рөстәм Миңне ханов «Порт» яшьләр үзә генә килде. Капиталь төзек лән де рүдән соң узган ел ахы рында гына ачылган үзәкне ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, «Порт» Яшел Үзәннең төрле яшьләрен җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Шулай ук үзәк буенча экскурсияне яшьләр үзәге директоры Екатерина Савельева үткәрде.

Капиталь ремонттан соң Яшел Үзән яшьләренә тренинглар өчен заманча конфе ренц-зал, технологик һәм ART- остаханәләр, уку залы һәм үз кофеханәсе белән заманча коворкинг барлыкка килде.

Дамир Фәттахов яңартылган бинада экскурсия вакытында һәр яшь ләр үзәгендә үз медиаүзәген булдыру планлаш ты рылуын әйтте. Министр яшьләрнең барлык категорияләре белән эш ләү, аларга ачылырга, идея ләр не тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен үз ләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирү – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бурычы булуына басым ясады.

Киләчәктә район җитәк челеге ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә яшьләр үзәге территориясендә урнаштырылган универсаль спорт мәйданчыгы төзү мөмкинлеген карый.
Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов, ТР Про куроры Илдус Нәфыйков Шевчен ко урамындагы 1нче йорт адресы буенча урнашкан Яшел Үзән шәһәр прокуратурасының ике катлы яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Хезмәтегез гади түгел, сезгә кешеләр гаделлек сорап мөрәҗәгать итә һәм эш урыныгыз да лаеклы булырга тиеш. Мин ра йон җитәкчелегенә, республика Прокуратурасына әлеге матур бинаның биредә барлыкка килүе өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Рөстәм Нургалиевич. – Балаларның, гомумән һәркемнең иминлеге күп очракта прокуратура эшчәнлегенә бәйле.

Михаил Афанасьевка актив эше, нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен республика прокуроры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бинаны проектлаганда һәм төзегәндә антитеррор буенча куркынычсызлык таләпләре, прокуратураның барлык оператив составын уңайлы итеп урнаштырырга мөмкинлек бирүче нормалар һәм стандартлар исәпкә алынган.

Беренче катта 11 кабинет, архив, сервер, сак бүлмәсе, икенче катта 8 кабинет, шул исәптән конференц-зал урнашкан.
Бүгенге көндә шәһәр прокуратурасы штатында 20 хезмәткәр һәм 2 белгеч эшли. Ленин урамы 53а адресы буенча урнашкан иске бинада ведомство хезмәткәрләре 2001 елдан бирле хезмәт иткән.

Менә шулай, спорт сөючеләргә – мәйданчыклар, яшьләргә үсәр һәм кимилләшер өчен – үзәк, гаилә белән ял итәр өчен – парк, гаделлек эзләүчеләргә – лаеклы эш урыны. Яшел Үзәнебез көннән-көн үсә, матурлана, чәчәк ата. Яшьләребез генә туган шәһәрләренә әйләнеп кайтсын һәм аларны җәлеп итү мөмкинлекләре күбрәк булсын иде.

Фоторепортажны yashel-uzan.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев