Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә белем алу мөмкинлеген арттыру буенча берничә йөкләмә бирде

Татарстанда төзелә торган торак массивларының социаль инфраструктурасын анализлау һәм исәпләү белән шөгыльләнәчәк пространстволы үсеш институты төзеләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча вәзгыять тикшерелгән киңәшмә үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре буенча республика җитәкчесе берничә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Беренчесе: тиешле инфраструктура булмаган шәһәр яннарында балаларны мәктәпләргә өстәмә рәвештә йөртүне тәэмин итәргә. Президент, балаларны йөрткәндә куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым басым ясады. Икенчесе: мәктәпләр ихтыяҗы булган территорияләргә анализ ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча проектлауга техник биремне рәсмиләштерергә кирәк”, - диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, мәгариф учреждениеләренең кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр төрле районнардан килә. Мәктәпләр төзү турындагы карар гражданнарның реаль ихтыяҗыннан чыгып, ягъни әлеге территориядә теркәлгән халык саныннан чыгып кабул ителәчәк.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, социаль инфраструктура төзелеше кирәклегенә анализ ясау – төзелеш алып барылачак муниципалитетларның һәм җир хуҗаларының турыдан-туры бурычы.Бүген барлыкка килгән кыенлыклар - территорияләрне комплекслы үзләштерүне алып бармау, ягъни социаль мәдәният һәм челтәрләр объектларын исәпкә алмау.

«Татарстанда социаль инфраструктураны анализлау һәм исәпләүне пространстволы үсеш институты башкарачак, ул республика Президенты йөкләмәсе буенча якын көннәрдә төзеләчәк. Институт шулай ук, нәтиҗәдә, җирле халыкның кыенлыкларына китергән, кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча торак массивлары төзү турында карар кабул иткән муниципалитетларның ревизиясен үткәрәчәк, - дип ачыклык кертте Галимова.

Киләчәктә институт, торак комплекслар төзегәндә, мәктәпләрдә, транспорт инфраструктурасында һәм медицина учреждениеләрендә кешеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынсын өчен, территорияләрнең комплекслы үсешен координацияләячәк һәм тикшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев