Рөстәм Миңнеханов: хатын-кызларның тотрыклы социаль гарантияләре булырга тиеш
ТР Президенты Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды.
Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызларның тотрыклы социаль гарантияләре булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде.
"Гаиләнең ышанычы, бигрәк тә хатын-кыз социаль якланган булырга, ул декретка киткәч, аның эш урыны сакланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.
Россиядә һәм Татарстанда демография үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче күп кенә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аларны үстерергә кирәк, дип саный ул. Бу эштә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән милли проектлар ярдәм итәчәк.
Перинаталь үзәктә Рөстәм Миңнеханов өченче балалары туган Муллахмәтовлар гаиләсен котлады. Алия Муллахмәтова - балалар бакчасы тәрбиячесе. Беренче ике баланы 4нче бала тудыру йортында тапкан, әмма өченче йөклелек вакытында аның йөрәге белән проблемалары булуы ачыкланган. Хатын-кызны РКХнә перинаталь үзәгенә җибәрәләр. "Биредә барлык белгечләр дә бар. Әгәр бала яки минем белән берәр хәл булса калса, шунда ук ярдәм итәчәкләр", - дип сөйләде Алия журналистларга.
Кечкенә Раян 9 февральдә туган. ТР Президенты бу гаиләне әлеге мөһим вакыйга белән котлады һәм сабый белән әнисенә сәламәтлек теләде.
РКХнең Перинаталь үзәге - республикада өченче дәрәҗәдәге акушерлык стационары, ул 195 койкага исәпләнгән. Аның бүлекләрендә йөклелек патологиясенең авыр формаларын дәвалау, вакытыннан алда һәм проблемалы хатын-кызларны бала таптыру, түбән һәм экстремаль түбән массалы яңа туган балаларны тәрбияләү, балага ана карынында чакта ук югары технологияле операцияләр ясау, медик-генетик консультация бирү башкарыла.
Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта ана капиталы программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталын беренче бала тапканнан соң алырга мөмкин. Ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү суммасы 616,6 мең сумга кадәр арттырылган, моннан тыш, ата-аналарга, махсус гариза тапшырмыйча гына, дәүләт сертификатын алу мөмкинлеге бар.
Моннан тыш, Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең үз чаралары кертелде. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә алынган балаларны да кертеп, өстәмә рәвештә дару препаратларын сатып алу, шулай ук, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% ы күләмендә субсидия бирелә.
Моннан тыш, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. 25 яшькә кадәр туган беренче балага 50 мең сум түләнә, 29 яшькәчә өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан ана 100 мең сум ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев