Рөстәм Миңнеханов: "Хатын-кыз Татарстан белән идарә итә аламы?"
Хатын–кызларның идарә итү һәм һөнәри сәләте аларга регион белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирә, шулай да аларның тормышта төп максаты - гаилә һәм балалар.
Мондый фикерне республика һәм федераль ММЧ белән йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
"Аллаһы Тәгалә баштан ук кемнең сугышырга, гаиләне тәэмин итәргә, ә кем бала табарга тиешлеген билгеләгән. Хәзерге дөньяда без хатын–кызларны бик тә профессиональ йөкләмәләр белән тәэмин итәргә яратабыз, әмма аларның төп максаты – балалар, гаилә», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Хатын-кызларның җитәкче сыйфатында мөмкинлекләре турындагы сорауга җавап биреп, ул бу юнәлештә аларның сәләтләрен кире какмады. "Хатын-кыз регионны җитәкли алмый димәс идем, әмма аларның башка бурычлары да бар", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев