Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә фатиха бирде

Татарстан Президенты республиканың интернет-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә теләкләрен җиткерде. Ул иң мөһиме - балага яхшы белем һәм тәрбия бирү, дип ассызыклады. Бу хакта республика җитәкчесе “Татарстан тарихы” проектында катнашучылар белән очрашуда белдерде.

Баланың кайсы мәктәпкә китәчәге, нинди мохиткә эләгәчәге, үзен ничек ачачагы мөһим. Баланы аякка бастыруда бу бик мөһим этап дип саныйм, - диде ТР Президенты. Әлбәттә, мәктәп мөһим, әмма гаилә - иң мөһиме. Чөнки барлык күнекмәләрне, мөһим сыйфатларны кеше әти-әнисеннән ала. Мин әбинең миңа сөйләгәннәрен, әтинең үзен ничек тотуын, әнинең нинди хезмәт сөючән булуын искә төшерәм. Бу кешеләр - үрнәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада "лаеклы мәктәпләр күп, бигрәк тә Казанда". Ул, хәзер яңа юнәлеш - полилингваль мәктәпләр үсеш кичерә, алар, аның фикеренчә, бик перспективалы булачак, дип өстәде.

“Бездә мәктәп халыкара югары дәрәҗәдә, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Һәрбер ата-ана өчен мирас итеп байлык калдыру түгел, ә үз баласына яхшы белем һәм тәрбия бирү мөһим».

ТР Президенты, шулай ук, мәшгульлеге аркасында, нигездә, аның гаиләсендә мәктәп мәсьәләләре белән хатыны шөгыльләнә, дип уртаклашты.

"Балагыз белән йөргән, республиканы күрсәткән, аның белән үткәргән вакыт иң бәхетле мизгелләрдер, мөгаен. Баланың каникулларында аңа күп вакыт багышлый алмавыма үкенәм. Сезнең балаларыгыз нәсел-нәсәбегезнең гореф-гадәтләрегез саклансын өчен иң лаеклы нәрсәләрне генә сеңдерсеннәр иде", - дип мөрәҗәгать итте ул блогерларга.

Татарстан Президенты республиканың интернет-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Блогерлар Рөстәм Миңнехановка төбәкнең тарихи урыннары буенча «Татарстан тарихы» видеогидын тәкъдир иттеләр, социаль челтәрләрдә эчке туризмны популярлаштыру идеяләре белән уртаклаштылар һәм татар телен интернетта верификацияләү белән бәйле проблемаларга зарландылар. Очрашуда аналарга, тормыш стиленә һәм сәяхәтләргә багышланган, шулай ук, татар телендәге блоглар авторлары катнашты. Очрашу Казанның Киров районында урнашкан 26 нчы шәһәр китапханәсендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев