Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты карарына теләктәшлек белдерергә кирәк

Катлаулы халыкара хәл шартларында бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

 "Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында Карар кабул ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьне берләштерүне тәэмин итәргә, бердәмлек күрсәтергә, ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарны хупларга, барлык системаларның җайга салынган эшен, республика предприятиеләренең һәм учреждениеләренең тормыш – көнкүрешен тәэмин итәргә тиеш», - диде ТР Президенты.

«Ил Президенты, Россия Баш командующие Владимир Путин тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында карар кабул ителде. Донбассны саклау өчен махсус хәрби операция үткәрү карар ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең консолидациясенә ирешергә, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең, бөтен системаның җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды. «Ышанам: без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев