Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: "Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора"

Татарстан лидеры Моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашты.

Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Моношәһәрләр үсеше фонды коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 12 майда узган очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, кризис Татарстанның берничә шәһәр оештыручы предприятиеләренә кагылды, бу сәнәгать производствосының кимүенә китерде. Ә ул инде, үз чиратында, эшчеләрне кыскартуга китерә. Ул ассызыклаганча, федераль үзәкнең җитди ярдәменнән башка әлеге мәсьәләләрне хәл итү кыен.

«Яңа юнәлешләрне үстерү зарур. Бүген республикада моношәһәрләрдәге вәзгыятьне тотрыклы итүгә юнәлдерелгән берничә проект гамәлгә ашырыла", - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин чыгышында белдергәнчә, Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды аша Яшел Үзәнгә субсидия бирү турында карар кабул ителде. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Яңа Тура" Агрополис төбәкара агросәнәгать бүленеш үзәге объектлары төзү каралган. Район башлыгы сүзләренчә, "Яңа Тура" Агрополисы күпләп сату үзәге, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү комплексы, азык-төлек производстволары комплексыннан торачак.

«Объектның смета бәясе - 656,37 млн. сум, - дип белдерде Александр Тыгин. - Шул ук вакытта 32,8 млн. сумның республика казнасыннан бүлеп бирү планлаштырыла".

Алга таба доклад белән Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропоткина чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның гыйнвар-март айларында Россиянең авыр йөк машиналары базары 48 процентка кимеде. "КАМАЗ" заводында җитештерү күләме кимүгә бәйле рәвештә, хезмәткәрләрне тулы булмаган эш атнасына күчерү процессы бара. Шул ук вакытта шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе арта, диде Наталия Кропоткина. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр икътисадын диверсификацияләүнең алты инвестицион проекты әзерләнде. Иң эресе - "Мастер" Кама индустриаль паркы. Шулай ук исемлеккә "Үсеш" сәнәгать паркы, "Чаллы" индустриаль паркы, "ТЭМПО" төзелеш өчен арматура җитештерүче завод, синтетик сапфир җитештерүче предприятие һәм "Чулман" кошчылык продукциясен җитештерү һәм комплекслы эшкәртү технолполисы керде. Аның сүзләренчә әлеге проектларны гамәлгә ашыру 8 мең эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.

Дмитрий Скриванов үз чиратында ассызыклаганча, Яшел Үзән һәм Чаллыны үстерү проектларының һәрберсе үзенчәлекле. Моношәһәрләр үстерү фонды әлеге проектларны гамәлгә ашыру яклы. "Без сезнең белән фонд эшчәнлеген башлыйбыз, фондның әлегә ресурслары бар һәм җаваплылык алырга мөмкинлекләре бар. Без проектларның уңышлы булуын телибез", - диде ул. Соңыннан Яшел Үзән моношәһәрен үстерүнең комплекслы проектын уртак гамәлгә ашыру турындагы генераль килешүен имзалау тантанасы узды.

Язма ТАТАР-ИНФОРМ мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев