Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев: «Мин дә бит кеше...»

- Соңгы сигез елда мине еш тәнкыйтьләделәр. Мин моны аңламый идем: тугыз тапкыр дөрес эшлим, аны күрмиләр дә, мактамыйлар да, ә бер тапкыр ялгышсаң, шунда ук тәнкыйть утына тоталар һәм синнән көлә башлыйлар.

Ни өчен шулай? Хәзер минем нинди позициядә булуым мөһим түгел. Лидер булсам да хәтта, мин дә бит кеше һәм ялгыша алам.

Мин бер нәрсәне аңладым: дөнья мактауга бик әкрен, ләкин тәнкыйтькә тиз. Шуңа күрә син ниндидер уңышка ирешәсең икән, тәнкыйтькә эләгәчәксең, чөнки кешеләр үзләреннән күбрәк уңышка ирешкән кешеләрне тәнкыйтьләргә ярата, – ди Рөстәм социаль челтәрләрдә.

Язылучылары аны тынычландырырга ашыккан. Тәнкыйть кенә түгел, монда көнләшүчеләр дә күп, дигәннәр. Диванда утырып кына нидер эшләп уңыш казанган кешегә кара ягу рәхәт бит.

Ә сез Рөстәм белән килешәсезме?

Җавапларыгызны комментарийлар өлешендә язып калдырыгыз, барысын да сайтта бастырырбыз.

kiziltan.ru

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    4

    0

    Дорес эйтэсез, Кеше унышларга ирешэ башласа , конлэшучелэр табыла. Ул ойдэ яткан, диван комментаторларынын сузлэрен искэ дэ алмагыз. Бэхетле булыгыз Ростэм, сезнен гаилэ бик урнэкле гаилэ. Унышлар сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ростэм син шундый тырыш, унган егет куплэргэ урнэк син, куз тимэсен, кеше сузенэ ихтибар итмэ, сойлэсеннэр значет син алдагы рэттэ барасын,гаилэндэ бик матур, сезгэ алдагы тормышта зур унышлар, сэлэмэтлек, балаларыгызны бергэ тэрбиялэргэ язсын ходай!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Биктэ дорес итог ясап куйгансын Ростэм!!! Хэзер эдэм баласын зависть ашый!!! Кеше сузенэ карап яшэргэ,кеше сузен, татар эйтмешли,- "Кутенэдэ алмыйча", узенчэ, сина ничек охшый , всем чертям назло, яшэуне дэвам итэргэ кирэк!!! Синен кебеклэр бу фани доньяда бик аз!! Синен кебек ,100%ный кешелэр булдыра алмый!! Мин синен белэн горжусь!!! Честь и Хвала сина!!! Аллабыз сине исэн калдырган, соенеп, чибэр, акыллы хэлэл жефетен белэн, матур балаларыгызны исэн-таза устереп соенеп яшэргэ генэ кала!!! АМИН.АМИН.АМИН. Син СУПЕР-ПУПЕР!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сэлэмнэр бик бик килешэм Рустам белен хэр сузе дорес нык бул тэнкит сузлэрне укып та торма сезге сокланам бергэ булыгыз бэхетле булыгыз

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ростэм ботен кешегэ дэ ярап булмый кеше сузенэ карама. Синен бик авыр вакытларын булды, АллахТэгэлэ сине ярдэменнэн ташламасын бэхетле тигез тыныч тормыш телим сезгэ. РАВИЛЭ.