Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов халыкны төзекләндерү объектлары буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырды

Киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү Татарстанда 21 апрельдән башлана.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Тавыш бирү мәсьәләсе ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә каралды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын тавыш бирүдә активрак катнашырга чакырды. Аның фикеренчә, гражданнар парклар, скверлар һәм башка территорияләрне сайлауга турыдан-туры тәэсир итү мөмкинлегенә ия: Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша алар нинди объектлар беренче чиратта яңартуга мохтаҗ икәнен билгели алачак. Ул шулай ук халыкка тавыш бирү барышы турында киң мәгълүмат бирүне оештырырга кушты.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мөхитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр узачагын хәбәр итте. Анда республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 178 территория катнашачак.

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев