Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы башлыгына телеграмма җибәрде
«Хөрмәтле Александр Владимирович!
Ижау мәктәбендә бүгенге фаҗига турындагы хәбәр белән шаккаттым. Бигрәк тә мәрхәмәтсез һөҗүм нәтиҗәсендә балаларның гомере өзелүен аңлау авыр – бу барлык татарстанлыларның йөрәкләрендә кискен авырту белән искә төшерелгән зур кайгы.
Республика халкы исеменнән, шәхсән үзем һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аларга кызгану һәм ярдәм сүзләрен, шулай ук зыян күргән һәркемгә тизрәк савыгу теләкләрен җиткерүегезне сорыйм.
Фото Интересный Зеленодольск I Новости События Вк төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев