Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Газа секторында зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты
***
"Татарстанлыларның зыян күрүчеләр арасында балаларның күп булуы өчен борчылуы сәбәпле, Республика Рәисе предприятиеләрне, шулай ук Татарстан халкын гуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга чакыра», - дип аңлатты Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Җаваплы зат итеп вице-премьер Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Республика хөкүмәте хәзер җыю урыны һәм кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге буенча мәсьәләләрне тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев